Әнвәр Нургалиев нинди операциягә әзерләнә?

Җырчы Әнвәр Нургалиев җитди операциягә әзерләнә. Аның күзендә хрусталикны алыштырачаклар. «Миңа уңышлар теләгез», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай да җырчы клиника хуҗасы белән шаяртып та алган.

 Диләрә Фәнисовна, барысы да сезне «чибәр» диләр. Әмма мин ышанып бетә алмыйм, чөнки минем күзләрем начар күрә. Бәлки, килешербез.

– Шуннан…

 Күзләремне синнән ала алмыйм, карыйм әле туйганчы (Әнвәр Нургалиев җырлый).

– Сезгә 10 процент ташлама.

 Ә мин, түләүсез булыр, дип уйлаган идем

– Алайса 2 җыр кирәк…

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-itdi-operaciyaga-azerlana-5873796

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле