Әнвәр Нургалиев нинди операциягә әзерләнә?

Җырчы Әнвәр Нургалиев җитди операциягә әзерләнә. Аның күзендә хрусталикны алыштырачаклар. «Миңа уңышлар теләгез», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай да җырчы клиника хуҗасы белән шаяртып та алган.

– Диләрә Фәнисовна, барысы да сезне «чибәр» диләр. Әмма мин ышанып бетә алмыйм, чөнки минем күзләрем начар күрә. Бәлки, килешербез.

– Шуннан…

– Күзләремне синнән ала алмыйм, карыйм әле туйганчы (Әнвәр Нургалиев җырлый).

– Сезгә 10 процент ташлама.

– Ә мин, түләүсез булыр, дип уйлаган идем

– Алайса 2 җыр кирәк…

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-itdi-operaciyaga-azerlana-5873796

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

Бәйле