- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәгән инде. Июньнең беренче яртысында һава температурасы – климат нормасыннан югарырак, икенче яртысында – түбәнрәк булган.
Казан метеорологы, профессор Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. “Июнь аенда Казанда алмашынучан һава күзәтелде. Айның беренче яртысында антициклон эсселек алып килде һәм температура нормадан югарырак булды. Ә инде икенче яртысында циклоннар өстенлек итте. Соңгы ике атнада һава температурасы – нормадан түбәнрәк дәрәҗәдә, хәзер 20 градус чамасы тәшкил итә. Җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәде, 56 мм урынына 70 мм артыграк күләмдә явым-төшем булды”, – дип сөйләп үткән ул. Переведенцев мәгълүматларына караганда, Казанда июнь аендагы уртача температура климат нормасына якын булачак. Әмма алдагы декадада (26 июньнән 5 июльгә кадәр) һава температурасының нормадан 1-2 градуска түбәнрәк булуы көтелә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174058/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday