Кайсы очракларда пенсияне яңадан исәпләтеп була?

-- Лейла

Пенсия автомат рәвештә яки кешенең теләгенә карап яңадан исәпләнергә мөмкин. “Татар-информ” кайсы очракларда түләүнең яңадан исәпләнүен, моның өчен гаризаны тапшыру тәртибен, нинди документлар таләп ителүен белешкән.

Пенсияне түбәндәге очракларда автомат рәвештә яңадан исәпләнелә:

– хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерүчеләргә – һәр ел саен; – 80 яшькә җиткәч – өстәмә билгеләнә; – инвалидлык группасы үзгәртелгәндә.

Пенсияне яңадан исәпләтүгә гаризаны кайчан тапшырырга?

– пенсия билгеләгәндә яки шуннан соң яңадан исәпләткәндә булмаган яңа документлар пәйда булса; – иждивениедәге эшкә сәләтсезләр саны үзгәрсә.

Бу очракта күп дигәндә 3 шундый кешегә пенсиянең төп өлеше арттылырылырга мөмкин; – туендыручысын югалту буенча пенсия алучының статусы үзгәрсә. Мәсәлән, башта әтисен яки әнисен югалту сәбәпле пенсия алган, аннан соң инде икесен дә югалткан бала зуррак күләмдәге пенсия алуга хокуклы; – пенсиягә авыл өстәмәсенә хокук барлыкка килсә; – пенсионер Ерак Төньякка яки аңа тигезләштерелгән төбәккә күченсә, яисә анда өстәмә өчен кирәкле эш стажын тупласа.

Пенсияне яңадан исәпләтүгә гаризаны ничек тапшырырга?

– Дәүләт хезмәтләре порталы аша; –Социаль фонда шәхсән барып; – Күпфункцияле үзәк аша. ЖНинди документлар таләп ителә? – Россия гражданины паспорты; – үзгәрешләрне раслаучы документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки стажны раслау өчен архивтан белешмә.

Гаризаны карап тикшерү срогы – гариза гадәттә 5 эш көне эчендә карала; – төрле ведомстволарга запрослар җибәрү таләп ителсә яки өстәмә документлар тапшырырга кирәк булса, гаризаны тикшерү 3 айга кадәр туктатылып торырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173999/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле