Җырчы Вадим Захаров сәхнәдән татарча беренче тапкыр велосипед турында җырлады. “Балачагым сәпите” күпләрнең күңеленә үтеп керде.
Салават Фәтхетдиновның да хисләренә кагылган ул, күрәсең. Вадим Захаровның “Пащти юбилей” концертына ул калын тәгәрмәчле велосипед эшләтеп алып килеп бүләк иткән.
«Җыр сайларга өйрән – сиңа квадроцикл турында җырларга кирәк, ә син велисопед турында җырлыйсың. Әле сине күтәреп йөртә торган велосипед чыгармаганнар. Шуңа күрә сиңа үзем махсус велосипед эшләттем. Алып чыгыгыз әле», – ди Салават Фәтхетдинов.
Аны Рифат Зарипов утырып алып чыккан.
«Тапкансыз кемне утыртырга. Тукта, ватасың! Ул синең авырлыкка исәпләнмәгән бит», – дип шаярта Салават Фәтхетдинов.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-06-26/paschti-yubiley-ga-paschti-velosiped-4291267
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–