Яшен вакытында юлда калсаң…

-- Лейла

Синоптиклар алдагы көннәрдә дә яшенле яңгырлар булачагы турында искәртә.

Яшенле яңгырлар быел аеруча куркыныч, афәтле хәлләр әледән-әле ишетелеп кенә тора. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә яшенле яңгырлар булачагы турында искәртә. Шуңа да яшен вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген һәркем белергә тиеш.

* Күк күкрәп, яшен уйнатып, кара болытлар килгәндә урамда калсагыз, агачлар, төрле конструкцияләр, реклама щитлары яныннан китәргә тырышыгыз.
* Әгәр урманда булсагыз, шулай ук биек агачлардан ерак китегез, яшеннән саклану өчен сай чокырга ятыгыз.
* Яланда, ачык урында булганда шулай ук чокырлырак урынны эзләгез, яшен вакытында җиргә ятыгыз. Ташлы һәм комлы урыннарның кызыл балчыклы җиргә караганда хәвефсезрәк булуы турында да белеп торыгыз.
* Яшен вакытында кесә телефоныннан сөйләшергә ярамый, аны сүндереп куегыз.
* Автомобильдә булсагыз, тәрәзәне ачмагыз, аның ишек тоткасына, башка металл әйберләренә тотынмагыз.
* Ярдәм кирәк булса, кесә телефоныннан — “101”, ә стационар телефоннан “01” номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iskra/2025-06-27/yashen-vakytynda-yulda-kalsa-4292629
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле