Казанда узачак VK Festта нинди артистлар чыгыш ясаячак?

-- Лейла

29нчы июньдә мәркәзебезнең «Казан» гаилә үзәге янында VK Fest узачак. 

VK Fest кысаларында студент хезмәт отрядлары, ТР Студентлар лигасы, безнең белән хезмәттәшлектә булган оешма, предприятие мәйданчыклары эшләячәк. Алар яшьләрне үз проектларында катнашырга җәлеп итә торган стендлар әзерләячәк. Төп сәхнәдә үз чыгышлары белән яшьләрне Баста, «Три дня дождя», ZOLOTO, «Комната культуры», ХЛЕБ, Юлия Савичева, Элвин Грей чыгышы көтә.

VK Fest ны оештыручылар инфлюенсер зоналарында катнашучыларны да игълан итте. Болар Олеся Иванченко, Дмитрий Журавлёв, Валя Карнавал, Арсений Попов, Аня Pokrov, Utopia Show, Женя Лизогуб, Милана Некрасова, Гурам Амарян. Барлык блогерлар автограф-сессияләр уздырачак.

Моннан тыш, VK Fest та «Идел» журналы редакциясе оештырган татар сәхнәсе дә эшләячәк. Биредә Альберт Нурминский, GAUGA төркеме, Марат Яруллин, Раил Арсланов, Илгиз Шәйхразиев (Ilgiz), Malsi Music, Al Su, опера җырчысы һәм сонграйтер Элина Ситдикова (Elina) һәм заманча татар музыкасын тәкъдим итүче башка артистлар чыгыш ясый.

Программага, шулай ук, мастер-класслар, татар биюе буенча ачык дәрес, яшьләр Сабан туе керә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174154/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле