Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар.
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте. Шуның аркасында гражданнарның эш стажы теркәлмәгән, нәтиҗәдә аларга пенсия аз түләнә. «Россия Пенсия фонды, гадел хөкем органы карары буенча, пенсияне тармактагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләячәк, пенсия балларын, стажны да исәпкә алачак», — дип белдерде парламентарий. Бессараб сүзләренчә, стажны раслау өчен теләсә нинди документ кулланырга мөмкин. Аерым алганда, суд кешенең хезмәттәшләренең дәлилләрен дә игътибарга ала.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/66254/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday