Июль аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Июль аенда республикада һава температурасы норма чикләрендә булыр дип фаразлана. Гидрометеоүзәк башлыгы Феликс Гоголь шул хакта сөйләп үткән.

Явым-төшемнең дә нормадан тайпылмавы көтелә. Бу айда республикада явым-төшем нормасы – 55,9 мм., Казанда – 62,6 мм. Җәйнең икенче аенда Казанда тәүлеклек уртача температура +20,5 градус, республика буенча +19,9 градус тәшкил итә”, – дип аңлатып үткән метеоролог.

Феликс Гоголь әйтүенчә, Россия Гидрометеоүзәге фаразына үзгәрешләр кертелгән. Март аендагы фаразга караганда, июльдә Татарстанда эссе һава, айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы күздә тотылган.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/174517/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле