Коточкыч: ике сабый, кайнар ризыклы казанга егылып, тереләй пешеп үлгән

-- Лейла

Һиндстанның төньягындагы Уттар-Прадеш штатында котчыкмалы фаҗига булган. Яшь ярымлык кызчык, кайнар казанга (нут пешерергә куйган булганнар) егылып, тереләй пешеп үлгән. Бу хакта “Российская газета” PTI агентлыгы хәбәренә таянып яза.

Сабыйның апасы да ике ел элек нәкъ шулай һәлак булган. Басма мәгълүматларына караганда, сабыйның әтисе аш-су пешереп сату белән шөгыльләнә. Берара кызчык, ялгызы гына калып, кайнап торган ризыклы казанга чумган. Бала шундук һәлак булган. Полициядән хәбәр ителгәнчә, кызчыкның апасы да ике ел элек кайнап торган ризык казанына төшеп үлгән. Анысына да яшь ярым чамасы гына булган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/174510/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле