Иманым камил, минем кебек хәлгә тарыганыгыз юктыр әле…
Иң якын ахирәтем бар. Гөлшат белән мәктәптән дусбыз. Аның белән утны да, суны да кичтек. Бер-беребезне авыр чакта сынадык, ә иң мөһиме – бәхетле чакларда да дуслыгыбыз сынмады.
Бер-бер артлы кияүгә чыктык. Ипләп гаилә дусларына әверелдек. Без аларга, алар безгә кунакка йөрешә идек. Дөресен генә әйткәндә, Гөлшатның иренә мәңге ир-егеткә караган кебек караганым булмады. Ахирәтемнең дә минем иргә күз уйнатканын тоймадым. Шуңа ул яктан без тыныч идек.
Дүрт ел чамасы яшәгәч, ир белән мөнәсәбәтләр начарлана башлады. Балабыз да булмагач, уртак кызыксынулар бөтенләй калмады. Ул үзенә йомылды, мин үземә, дигәндәй. Аңа хыянәт итү, башкалар белән йөрү турында уемда да юк иде. Шунысы кызык, шушы ук вакытта Гөлшатларның да мөнәсәбәтләре начарланды. Аларның да баласы юк, ахирәтем әллә ни борчылмады кебек.
Бер көн төш вакытында, юл буендагы кафега кердем. Кинәт яныма Ринат, Гөлшатның ире килеп утырды. Бер нәрсә турында уйламый гына бергә ашадык, уртак темаларга сөйләшеп көлешеп алдык. Ул да еш кына шушы кафега йөри булып чыкты. Төшке аш вакытында көн саен диярлек күрешә башладык.
Дусларча гына башланган аралашу зур хискә әверелә башлагач, куркып киттем. Ринат миңа шул чаклы туры килә, аның белән җиңел. Тик аерылмаган ирем, аннан бигрәк якын ахирәтем дә бар бит әле. Алар ни дияр?..
Ике ай чамасы вакыт үткәч, Ринатка гашыйк булуымны аңладым. Аның да миңа җылы хисләре бар иде. Түзмәдем, курка-курка Гөлшатка шалтыратып дөресен сөйләргә карар иттем. Ул мине әрләр, каргар, тормышыннан сызып ташлар дип нык курка идем. Ахирәтем мине тыңлады да шаркылдап көлеп җибәрмәсенме. Ул бу соңгы айларда минем ир белән очраша булып чыкты…
Аптыраштык та иртәгесен очрашырга булдык. Юк, чәчләр йолкышмадык. Матур гына итеп сөйләшеп аңлаштык һәм… ирләрне алмашырга булдык.
Кыскасы, бер ай эчендә без аерылышып, ирләр белән алмашып та куйдык. Ахирәтем белән очрашып, алар турында еш сөйләшәбез. Мин элекке иремнең ни яратканын, ничек күңелен күрергә кирәк икәнлеген өйрәтәм, ул Ринат турында кызык серләр ача. Бу безгә мөнәсәбәтләрне яхшыртуга булышлык итә. Кыскасы, ир турында күбрәк белсәң, бик уңайлы икән.
Тик шунысы: бу хәлдән соң безнең ирләр бер тапкыр да очрашмады. Алар бер-берсенә үч саклап йөри икән. Кызганыч, элекке кебек гаиләләр белән очрашып, аралаштырып булмый. Ахирәтем дә безгә килми хәзер, мин аларга бармыйм. Чит урыннарда гына күрешәбез.
Әй, яңалык әйтергә онытып торам: икебез дә йөкле хәзер! Үзебезне түлсез дип йөри идек, нибары ирләребезне генә алмаштырырга кирәк булган икән.

