“Безне бианам аерган иде. Ә без һаман бер-беребезне яратабыз икән”.
Ирем белән ун ел элек аерылыштым. Безнең балабыз булмады, ләкин бер-беребезне нык яраттык. Аерылырга теләмәдек, бианам онык сорады. Ирем, бәлки, аерылмас иде, бианай мондый сөйләшүләрдән соң “ашыгыч ярдәм” чакырыр иде.
Мин нервылана башладым һәм тире авыруы белән чирләдем. Чит урынга чыгып киттем, телефонымны үзгәрттем. Бераз шулай читтә яшәдем. Климат ярамагач, кире кайтырга туры килде.
Ирем белән шул ук көнне очраштым. Мин кияүдә түгел. Ирем өйләнгән, ике баласы бар. Без һаман бер-беребезне яратуыбызны аңладык. “Мәхәббәтсез ничек яшәдем икән?” – ди ирем.
Безнең очрашу турында бианам белеп калган. Килеп, чәчемә ябышты. Миңа тагын чыгып китәргә куша. Ә без ирем белән бик бәхетле. “Хатыныңнан аерыл”, – дигәч, балаларын кызгана. Мине яратса, бәлки, уйланмас иде. Шул ук вакытта, үзе хатыны белән яшисе килмәвен әйтә.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-01/irem-bel-n-yan-ochrashtyk-4297706 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

