10 баласын ялгыз үстергән Сания Шиһапова: «Менә сезгә сыер һәм йорт!»

Ун баласын ялгыз үстергән Сания Шиһапова өйләнеп, башка чыккан һәр улына әнә шундый бүләк ясаган. Балалары да туган туфракка тугры булып чыккан. Әлки районының Татар Әхмәте авылында туганлык җепләрен чуалтмыйча, бербөтен булып яши торган гаиләне без дә күреп кайттык.

– Ун бала үстек. Сигез малайның җидесе авылда калдык. Бер энебез Ринас укып бетереп, Базарлы Матакта мәдәният йортында эшләде. Хәзер Казанда яши. Ике кыз туганыбыз да Әлки районында гомер итә. Барыбыз да үз тиңнәребезне очратып, матур итеп гаилә кордык, балалар үстердек. Кызганыч, Рөстәм абый күптән вафат инде, – ди Рәис Шиһапов.

Бүгенге бәхетле тормышка сынаулар, тырышлык аша килгән алар. Кайгысы да булмаган түгел. Көтмәгәндә түгәрәк гаиләнең чите кителгән. Төп терәкләре – әтиләре Баһман, зиратта ләхет алганда өстенә балчык ишелеп, 42 яшендә җан биргән. Шулай итеп, икетуган абыйсын җирләгән көнне нәселләренә тагын кайгы килә. Бу чакта төпчекләре Нәзирәгә нибары 11 ай була. Иң олысы Рөстәмгә 17 яшь.

– Әтисез калгач, әнине кочаклап, берүк безне ташлый күрмә, дип еладык. Көчле рухлы, кыю, тырыш иде әниебез. Авырлыктан курыкмады, көрәште. Ятимнәр йортыннан килеп, үзеңә генә шуның кадәр баланы үстерергә авыр, дип безне сораучылар да булды. Тик беребезне дә ят кулларга бирмәде. Башка кияүгә дә чыкмады. Балаларга бирелгән пенсия акчасына яшәдек. Кеше әйберенә тимәдек, кырын юлда йөрмәдек. Йортыбызга милициянең беркайчан да килгәне булмады. Әнигә баш иеп, тезләнеп рәхмәт әйтәсе иде. Тик 72 яшендә, бер рәхәт тә күрмичә, якты дөньядан китеп барды, – ди 61 яшьлек Рәис абый.

Әтиләре Баһманның балаларын матур, иркен тормышта яшәтәсе килгән. Яңа йорт салырга дип бура бураган. Шул өйне улларына төзеп бетерергә туры килә. Аны чөгендер үстергән, терлек асраган акчага җиткезеп чыгалар. Шул өйдән берәм-берәм таралашыр вакыт та җитә. Бишесе дә армиядә булып, Әхмәткә әйләнеп кайталар. Әниләре авылда буш калган алты почмаклы йортларны сатып алып, улларын башка чыгарган. Сыйлы яшәсеннәр дип, сыерын да биргән. Тормышлары инде җитеш. Барысы да өр-яңадан өйләр төзегән.

Әлеге нәселгә Сабадан килен булып килгән Хәнүзә тәртипкә, пөхтәлеккә шаккаткан. Үзе дә гаиләдә җиде бала үскәнгә барысын да якын итә.

– Мин Буа техникумында мал табибына укыдым. Ирем Рәис белән Чистайда таныштык. Әхмәт авылына 1992 елда килен булып килдем. Алты сыер, җиде тана… Эшнең бетәсе юк. Иртән сәгать 3 тә торып сыер саварга кирәк. Ул чакта көтү иртә китә иде. Эшкә киткәнче барысына да өлгерергә кирәк. Мал табибы булып эшләдем. Хәзер ике генә сыер тотабыз, – ди ул. – Каенанам таләпчән, әмма гадел булды. Теләсә нәрсәгә тузынып йөрмәде. Балаларын бик тәртипле итеп үстергән. Алар миңа оекбаш, ыштаннарын юдыртмады. Әти барысын да керләрен мунчага алып барып юарга өйрәткән. Чиста итеп юып, элеп куялар иде. Ничек шулай тәрбияли алган?! Кәстрүлләре көзге кебек ялтырап торды. Бик чиста-пөхтә иде. Инвалид улын да сабый бала кебек тәрбияләде. Сигез айлык чагында мич башыннан егылып, Рәшитнең башына зыян килгән. Хәзер инде 60 яшькә җитте. Төпчекләре гаиләсендә яши ул.

Ишле гаиләдә ризыкны да мулдан әзерләргә кирәк. Монысын да искә төшерде Хәнүзә килен. Берничә кәстрүл аш, табасы белән кыстыбый… Плитә янында вакыты аз үтмәгән аның. «Иремнең бертуган абый-энеләре колхозда шофер булып эшләде. Берсе кайта, икенчесе китә. Ашау көннеке көнгә җитеп барды», – ди ул.

Бу урында ире Рәис кушылып: «Көнгә бер чиләк бәрәңге, алты ипи ашый идек», – ди. Әниләре дә, үз гомеремдә ничә «КамАЗ» бәрәңге әрчедем икән мин?» – дип шаярта торган булган.

Мәшәкате күп булса да, бергә җыелышып күңел ачу үзе ни тора! Бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Бер генә туган көн дә шау-шусыз гына үтми. Шомырт чәчәк аткан чакта нәселләре белән табигатькә ял итәргә чыгалар. Самавыр куеп, чәй эчәләр. Тик быел гына традиция бозылган. Бу эшләрне Казанда яшәүче Ринас энекәшләре оештыра торган булган. Рәис абый үзе дә моңа кадәр авылда клубта эшләгән. Акчасы аз дип, башка эшкә алынган.

– Элек авыл гөрләп торды. 2000 нче еллар башында совхоз таркалгач, яшьләр читкә китә башлады. Хәзер бит тормыш күпкә яхшырак. Суы, газы кергән, интернет тота. Барлык мөмкинлекләр дә бар. Яшьләр ник китәләрдер? Үзебезнең дә өч бала очып чыгып китте, – ди ул.

Без аларда булганда, төпчекләре Рафаэль дә абыйлары йортына килгән иде.

– Авылдан китү турында уйлап та карамадык. Хатыным Нурсилә белән 23 ел тату гына гомер итәбез. Күп итеп мал-туар асрыйбыз. Тормыштан тәм табып яшибез, – ди ул.

ЧЫГАНАК https://vatantat.ru/2025/06/174067/

Бәйле