Яңгырлы суык циклон акрынлап кына көнчыгышка таба китеп бара. Шулай да Татарстан аның йогынтысында кала әле.
3 июльдә республикада яңгырлар, урыны белән яшен күзәтелә. Һава температурасы +17…+22 градустан армый.
Алдагы тәүлектә – 4 июльдә көндез һава торышы берникадәр яхшырачак. Көндез +21…+26 градус җылы булачак. Төнге сәгатьләрдә +12…+17 градус. Кыска вакытлы яңгырлар, яшен, секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә.
Шимбә – 5 июльдә Татарстан аша төньяк-көнбатыштан чираттагы циклон үтеп керәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз яварга мөмкин. Һава температурасы тагын берникадәр күтәрелеп, көндез +22…+27, төнлә +13…+18 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Якшәмбе – 6 июльдә республиканың көнчыгышында яшенле яңгырлы һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18…+23 градус, төнлә +9…+14 градус күрсәтәчәк.
Гидрометеоүзәкненң башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 7-8 июльдә, ниһаять июль җылысы әйләнеп кайтачак.
Дүшәмбедә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +21….+25, сишәмбедә +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/174734/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday