Татарстанның Мамадыш районында янгын вакытында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз һәлак булган.
Фаҗига Мамадышта Вера Фигнер урамындагы йортта була. Бер катлы агач йортта янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә түбәгә ут капкан була.
Утны сүндергән чакта 73 яшьлек һәм 98 яшьлек хатын-кызлар мәете табыла.
Янгынның якынча сәбәбе – газ җиһазарын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре бозу, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/dve-pozilye-zenshhiny-pogibli-na-pozare-v-tatarstane-5990481 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–