Ришат Фазлыйәхмәтов улы белән аралашамы?

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә, беренче никахыннан туган улы турында да әйтеп үткән.

«Малаегыз белән күрешәсезме, сөйләшәсезме?» – дип кызыксынган язылучысына ул: «Әйе, Аллаһка шөкер, малай белән күрешәбез дә, телефоннан да аралашып торабыз. Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип җавап биргән.

Хәтерләсәгез, тормыш иптәше Гөлназ белән аерылышканнан соң, Ришат улы белән озак вакытлар элемтәдә булмады. Быел, ниһаять, беренче тапкыр Искәндәр белән күрешү өчен, Сочи шәһәренә барды.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/risat-fazlyiaxmatov-uly-turyndagy-sorauga-avap-birgan-5873997

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле