Башкортстанда авариядә 3 кеше һәлак булган, тагын 2 кеше имгәнгән.
Фаҗига Стәрлетамак районының Ашказар авылында була. Уфа-Оренбург трассасы чатында ике җиңел машина бәрелешкән. Биредә Kia Optima белән идарә итүче 22 яшьлек егет, «Лада ларгус» машинасындагы 40 һәм 51 яшьлек ике пассажир хатын-кыз һәлак булган.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, 21 яшьлек кыз авыр хәлдә реанимациядә, 44 яшьлек ир-ат травмотология бүлегендә ята.
ЧЫГАНАК: https://www.bashinform.ru/news/law/2025-07-07/stalo-izvestno-o-samochuvstvii-postradavshih-v-zhutkom-dtp-v-bashkirii-4304947 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday