Яшел суганны ничек сакларга?

Туңдырмыйча, киптермичә дә саклап була икән.

Кыздыру өчен дә, ашлар өчен дә, эчлеккә салырга да була.

1 килограмм яшел суган,1 аш кашыгы тоз,100 грамм үсемлек мае,1 аш кашыгы алма серкәсе алына.

Суганны вак кына турарга, бөтенесен болгатып, чиста банкаларга салырга. Герметик рәвештә ябып, суыткычка куярга. Бик яхшы саклана, исе аңкып тора!

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-07-04/yashel-suganny-nichek-saklarga-4302447

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле