Тывада югалган 3 яшьлек баланы эзләү тәмамланган. Ул дәү әнисе күрмәгән арада йөрергә дип китеп барган. Республика халкы еш кына балаларын, җәй айларында яңа сауган сөт һәм чын ит ашасыннар дип, табигатьтә туганнары янында яшәп торырга җибәрә. Шунда алар өлкәннәргә ярдәм итәргә дә өйрәнәләр.
Яшь әти-әни республика башкаласы Кызылда зур йорт сала, шуңа 2 улларын дәү әниләренә кунакка җибәргәннәр. Ул Элдиг-Хем авылыннан 2 чакрым ераклыкта чабан көтүлегендә яши. Кичке 5ләр тирәсендә ул оныгын ишегалдына йөрергә чыгара, шул арада бала юкка чыга. Кычкырып, чакырып үзе эзләп таба алмагач, ул күрше авылга ярдәм сорарга чыгып китә. Халык бик тиз җыела.
Аннан соң коткаручылар, полиция, волонтерлар килә… Этләр һәм квадрокоптерлар белән 300ләп кеше тирә-якта эзләү эшләре алып бара. Малай җиңелчә генә киенгән була. Ә төнлә һава температурасы +10 градуска кадәр төшә.
ЧЫГАНАК: https://www.krsk.kp.ru/daily/27722/5111448/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday