Яхшы хатыннарны ирләр ташлый!

Ирләр, сез хатын-кызларны үзегез боздыгыз!

Заманча кызлар үзләренең яшьлеген һәм матурлыгын “кыйммәтрәк сатарга”, үз ләззәтләре белән яшәргә, сәяхәт итәргә һәм ир-атның янчыгыннан мөмкин кадәр күбрәк акча суырырга, аннары аларны үз бизнесын үстерүгә, фатир, машина һәм башка уңайлы тормыш өчен уңайлыклар сатып алуга тырышалар.
Яшь килеш кияүгә чыгып, ире белән бергә күтәрелгән хатын-кызны нәрсә көтә? Аңа ярдәм итеп, ышанычлы тыл булып, аның балаларын тәрбияләп, тугры хатын, ә иң мөһиме – үз ирләрен чын-чынлап яратканнар ничек яши? Аларга ирләре хыянәт итә. Ир-ат яшьрәк һәм чибәррәк кыз янына китә, ул аның белән “нульдән” түгел, ә әзергә килгән хатын-кызны үз итә. Ләкин монда иң куркынычы хәтта милек тә, акча да түгел, ә хатын-кызның бу иргә бушка сарыф ителгән көче, вакыты һәм тойгысы. Ничек тә хатын-кыз ялгыз калачак. Ә кияүгә чыкканда һәр кыз иренә тугры юлдаш һәм картлыгында иптәш булуы турында хыяллана.

Гадәти гаиләдәге хатын-кыз – “ат” ул. Ул эшли, дөньясын көтә, балаларын тәрбияли, шул ук вакытта иреннән ярдәм дә, игътибар да, кайгыртучанлык тоймый. Ә хәзерге хатын-кызлар мәхәббәт түгел, ә акча сайлый. Һәм дөрес эшлиләр.

Ирләр, сез үзегезнең хатыннарыгызга булган мөнәсәбәтегез белән барлык нормаль кызларны – яратучы, кайгыртучан, тугры, хуҗалыкчан, сезнең белән нульдән күтәрелергә һәм һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер булганнарны үзегез юкка чыгырдыгыз. Сез андый хатын-кызларны алдыйсыз, хыянәт итәсез, яратмыйсыз. “Хатын-кызлар бозылды” һәм гаилә өчен яраксыз булды дип әйтергә кирәкми. Монда үзегезне генә гаепләгез. Хатыннарыгызның кадерен белсәгез, аларга хыянәт итмәсәгез һәм ташламасагыз хәзерге кызларның үз-үзләрен тотышы бөтенләй башка булыр иде.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-10/yahshy-hatynnarny-irl-r-tashlyy-4309634

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле