Помидор яфракларын кайчан өзәргә?

Кайбер бакчачылар куакларны шәрәләндереп бетерә.

Кайбер бакчачылар помидорның җиргә тиеп торучы аскы яфракларын өзү артык, кирәкмәгән эш дип саный. Ләкин бу алай түгел. Аскы яфраклары яктылыкны тоя алмый, чөнки аларны куакның өске өлеше күләгәли. Өстәвенә, яңгырлар вакытында аларга фитофтора споралары ябыша. Авыру нәкъ менә аскы яфраклардан башлана.

Помидорлар агара, хәтта кызара башлагач, яфракларны өзә башларга кирәк. Моны акрынлап эшлиләр – башта 1-2 яфрак, берничә көннән соң тагын бер пар. Шулай акрынлап беренче тәлгәш астындагы барлык яфраклар алып ташлана.

Пешәргә комачаулыйлар дип, кайбер бакчачылар помидор куакларын бөтенләй шәрәләндереп бетерә. Нигә аларның барысын да берьюлы өзеп ташларга ярамый? Яфраклар фотосинтез өчен генә түгел, суны дымга әйләндерү өчен дә кирәк. Яфраклар булмаса, бар дым җимешләргә генә сарыф ителә һәм алар ярыла башлый. Шуңа да бары аскы яфракларны һәм чирле яфракларны гына өзәргә кирәк.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-07-11/pomidor-yafraklaryn-kaychan-z-rg-4311067

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле