“Аякларым мине тыңламады…”

“Ничек шулай тиз йөгерә ала алар?..”

Өч ел элек Чишмә районына гөмбәгә бардым. Урман буйлап китеп барам машинада, күрәм – алмагач, алмалары күп. Шатлыгымнан туктадым да, машинадан сикереп төштем. Машинаны сундермәдем, алмагачка йөгердем. Тиз-тиз генә итәккә жыйдым да, әйләнеп карасам – машина урынында юк. Карасам, машина әкрен генә тәгәрәп китеп бара. Алмаларны ташладым да, машина артыннан йөгерәм. Ә машина таулырак җирдән аска шәбрәк бара башлады. Машинаның водитель ишеге ачык. Мин ябып тормадым бит инде. Мин йогерәм, машина шәбәя, ике-өч метр ара калды, куып тотып булмый бит. Алда – багана. Бетте баш! Хәл бетте, аяклар моннан да шәбрәк бара алмый, йөгерәм, ә машина тагын да шәбәя. Шул вакытта, секунд эчендә әллә ничек мин руль артына кереп утырдым, үзем дә аңламадым. Минем аягымны шәбәйтеп, ике адым алга әллә нинди көч китереп куйды. Әкияттәге кебек. Мин тиз генә рульга үрелеп, борып җибәрдем, үземнең якка сикереп менеп утырып, тормозга бастым. Баганага бер ун метр гына калган иде. Шок хәлендә ару гына утырдым. Мине кем ничек шулай тизләтте соң?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-07-09/ayaklarym-mine-ty-lamady-4307696

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле