10 бала әнисез калган: күпбалалы ана, кызын коткармакчы булып…

Мордовиядә 11 бала әнисе, аның олы кызы суда батып үлгән. Ул кызын коткарырга тырышкан булган. 

Хәзер 10 бала ятим калган. Бу турыда төбәк башлыгы Артем Здунов телеграм-каналында хәбәр иткән.

«Коточкыч фаҗига якшәмбе көнне күп балалы хатын һәм аның кызының гомерен алды. Юдинцевлар гаиләсе Ковалынский районына Мокша елгасы янында ял итәргә килә. Әтиләре палатка янында була, әни кеше балалары белән су коенырга китә. 13 яшьлек Алиса бата башлагач, әниләре Наталья һәм олы кызлары Анастасия ярдәмгә ташлана. Ләкин үзләре судан чыга алмый. 10 бала анасыз, олы апасыз калды», – дип язган ул.

Здунов гаиләгә ярдәм итәчәкләрен әйткән һәм кайгы уртаклашкан.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/10-balasy-yatim-kaldy-moksa-elgasynda-anise-belan-kyzy-batyp-ulgan-5874162

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле