“Көтәм. Ә ул һаман аерылмый”

“Хатынының бөтенләй горурлыгы юк микән?”

Барлык хатын-кызларның бәхетле буласы килә. Шуңа мине дөрес аңлагыз. 29 яшьтә яраткан кешем белән таныштым. Ул күрше шәһәрдә генә яшәсә дә аның хатыны булуын ярты елдан гына белдем. Ул чакта соң иде, мин ныклап гашыйк булдым. Ул миннән 9 яшькә өлкән. 14 ел очрашабыз. Балалар бәләкәй, соңрак аерылам, диде. Ышандым. Дүрт аборт эшләттем аннан. Бергә яши башлагач табарбыз, диде. Соңрак сине хәтта бала белән дә бүлешәсем килми, бергә генә булыйк, яратышып кына яшик, диде.

Вакыт тиз үтә икән ул. Хатыны да барысын белә, куркытып шалтыратканы бар, башка этлекләр дә кыла. Яраткан кешем игүтибар итмә, ди. Ул хатынның бөтенләй горурлыгы юк микән? Иренең мине яратканын белеп тә, һаман түзә. Менә тагы тиздән икәүләп диңгезгә ялга машина белән чыгып китәчәкбез. Ел да шулай. Бу минем иң бәхетле көннәрем була. Бергә беркемнән яшеренми йөреп кайтачакбыз.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-14/k-t-m-ul-aman-aerylmyy-4312817

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле