Татар юкка чыкмасын дисәк, күпхатынлылыкны рөхсәт итәргә кирәк! – 12 балалы ир фикере

-- Р Л

Мөселман җәмәгать эшлеклесе, эшкуар, язучы-публицист Исмәгыйль Шәңгәрәев күпхатынлылык турында сорауларга җавап бирде. Ул – 12 бала һәм 16 онык атасы, хәзер Швециядә яши.
— Татарстанда бер ир-ат үзенең дүрт хатыны барлыгын ачыктан-ачык әйтте. Андыйлар күпме?
— Минемчә, андыйлар күп, бары тик күбесе бу хакта сөйләми. Дүрт хатыны булмаса да, ике-өч хатынлылар шактый. Мәсәлән, минем әтиемнең дә ике хатыны булган. Без аны “Миңнур түтәй” дип йөри идек. Совет заманында да бу әйбер булган. Дөрес, бу киң таралмаган.

Беренчедән, кызлар күбрәк туа, ир-атлар ешрак үлә — аварияләрдә, башка сәбәпләр белән дә. Барлык илләрдә диярлек хатын-кызлар саны күбрәк. Кайбер илләрдә бу аерма бик зур. Бу Коръәннең күрсәтмәсе: “Ике, өч, дүрт хатын алыгыз, тик гадел була алмасагыз — берәү белән калыгыз”. Өч-дүрт хатынга гадел була алучы ир-атлар бик сирәк.

Шәйх Абду ль-Азиз ибн Баз (Аллаһ рәхмәтендә булсын) әйтә: күпхатынлылык – сөннәт. Аллаһ Коръәннең Ән-Ниса сүрәсендә дүрт хатынга өйләнергә яравы хакында әйтә, әмма бу гаделлек шартында гына рөхсәт ителә.

Әгәр ир-ат, мал-мөлкәте җитмәү, яки үз зәгыйфьлеген белү сәбәпле гаделлек саклый алмаудан курка икән, ул бары тик бер хатынга гына өйләнергә тиеш.

“Күпхатынлылыкка төп киртә – хатын-кызларның көнләшүе”

— Нигә хатын-кызлар күпхатынлылыкка каршы?

— Чөнки ир-ат табигате буенча күпхатынлы. Хатын-кыз табигате буенча моногам: нинди генә заманча карашлы, матур, яки иркен тормышта яшәүче булмасын, барыбер ул бер ир-атны үзенеке итәргә омтыла. Ә ир-ат — табигате белән полигам. Шуңа күрә икенче, өченче, хәтта дүртенче хатын — ир-ат өчен табигый күренеш. Бу ул берсен генә ярата, икенчесенә битараф дигән сүз түгел: ир-ат берьюлы берничә хатынга да чын күңелдән мәхәббәт бирә ала, бигрәк тә алар — аның балаларының аналары булса.

Хатын-кыз өчен ир-ат — аның “территориясе”, шуңа күрә ул көнләшә, саклый. Хәдистә әйтелә: ир-атның җиһады — көрәш, ә хатын-кызның җиһады — көнләшүе белән көрәшү. Күпчелек хатын-кызлар өчен бу бик авыр сынау. Күпхатынлылыкка төп киртә — нәкъ менә көнләшү. Хәтта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыннары да бер-берсе белән бәхәсләшкән.

Бездә ике хатынга никах укытучыга җинаять җаваплылыгы юк. Моңа төп киртәләр кеше фикере, гореф-гадәтләр, һәм шул – хатын-кызлар арасындагы көнләшү.

— Әгәр дә закон буенча рәсми рәвештә берничә хатын алырга рөхсәт ителсә, Татарстанда күп кеше бу мөмкинлектән файдаланыр идеме?

— Мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күп еллар яшәдем — анда да ике-өч, бигрәк тә дүрт хатыны булган ир-атлар сирәк очрый. Татарстанда күпләр икенче хатын ала башламас иде, әмма кемдер барыбер мөмкинлектән файдаланыр иде. Бәлки, ир-атлар хыянәт итмәс, яшерен мөнәсәбәтләр булмас, балалар рәсми рәвештә туар иде. Бу яшерен мөнәсәбәтләргә караганда яхшырак, шуңа күрә рәсми рәвештә рөхсәт итүдә бернинди начарлык күрмим.

Ир-ат өчен бу — өстәмә мөмкинлек. Ә хатын-кызлар өчен, бу — билгеле бер көндәшлек, ягъни үзеңне икенче хатыннан яхшырак, матуррак, эшчәнрәк итеп күрсәтүгә этәргеч. Икенче хатын — ничек кенә яңгырамасын, хатын-кыз өчен иң көчле мотивация.

“Күпхатынлылык — ул легальләштерелгән хыянәт түгел”

— Дүрт хатыны булган ир-ат — бу уңышмы, эгоизммы, әллә ялгызлыктан качумы?

— Дүрт хатыны булган ир-ат — бу, әлбәттә, бер үк вакытта уңыш та, билгеле бер дәрәҗәдә эгоизм да. Чөнки һәр кеше — эгоист, бары тик кемдер аны яшерә, кемдер үз теләкләрен ачыктан-ачык үти. Кайберәүләр өчен зур гаилә, күп бала — үзен мөһим итеп тою, уңыш формуласы. Мәсәлән, мин бер татар кешесен беләм: ул Стокгольмда яши, ике гаиләсе бар, һәркайсында — җиде баладан, барлыгы 14! Минем үземнең 12 балам бар.

Күпләр “көнчыгыш традициясе” дип атый. Әмма чынлыкта Көнбатышта да күп ир-атның берничә хатыны яки партнеры бар, тик аларга “хатын” дип әйтмиләр. Беренче хатынның реакциясеннән, җәмәгатьчелек фикереннән куркалар. Шуңа күрә икенче хатын урынына яшерен сөяркә барлыкка килә. Ә бит ул да хатын, балалар анасы була ала, тик кеәе сүзе аркасында бар да яшерен кала.

Кайчандыр Советлар Союзында шәхси эшмәкәрлекне “спекуляция” дип атадылар, тыйдылар, ә рөхсәт иткәч, барысы да гади әйбергәәйләнде. Күпхатынлылыкка да шул ук кагыйдә: тыймасалар, икейөзлелек, яшерен гаиләләр булмас иде.

— Ул беренче хатынын икенчесе белән, икенчесен өченчесе белән, өченчесен дүртенчесе белән, дүртенчесен беренчесе белән “хыянәт итә” булып чыгамы?

— Юк, бөтенләй алай түгел! Ир-ат һәр хатынына да хокуклы. Тик бер шарт бар: ул бөтен хатыннарына да тигез итеп, чиратлап, ирле-хатынлы бурычларын үтәргә тиеш. Бу — кагыйдә.

Күпхатынлылык — ул легальләштерелгән хыянәт түгел, ә намуслы, ачык гаилә формасы.

Әлбәттә, кайчагында ир-ат бер хатынын күбрәк ярата, икенчесен — ныграк хөрмәт итә, өченчесенә — аерым җылылык белән карый, дүртенчесенә — үзгә бер мәхәббәт белән. Кешенең хисләре күпкырлы: мәхәббәт, хөрмәт, кызгану, хәтта мәрхәмәт. Пәйгамбәр Мөхәммәд тә кайбер хатыннарына алар ялгыз калмасын өчен, рәхим-шәфкать йөзеннән өйләнгән, хатын-кызга теләк аркасында гына түгел.

Шуңа күрә ир-атта төрле хатыннарына төрле хисләр булырга мөмкин, һәм бу берничек тә хыянәт түгел. Татар традициясе дә исламга нигезләнгән. Хәтта христиан динендә дә күпхатынлылык ачык рәвештә тыелмаган: искә төшерик кенә — элек кенәзләрнең дә берничә хатыны булган.

“Ир-ат икенче, өченче, дүртенче хатын алсын өчен ярдәм чаралары да кирәк”

— Нурулла хәзрәт («Туган авылым» мәчете) бер интервьюсында “икенче, өченче, дүртенче хатыны булмаган ир-ат — зәгыйфь, булдыксыз ир”, диде. Сез моның белән килешәсезме?

— Ул үз фикерен бик кискен әйткән. Мәсәлән, минем бер генә хатыным бар, һәм үземне тулысынча ир-ат дип хис итәм. Хатыным да шулай саный. Икенче хатын алмыйм, чөнки бу миңа кирәк түгел. Минем инде 12 балам, 16 оныгым бар, Аллаһка шөкер.

Күпхатынлылыкны ир-атлык үлчәме итеп карарга ярамый. Монда легализация мөһим түгел — иң мөһиме — ихлас ихтыяҗ һәм мотивация.

Мәсәлән, Әмирлекләрдә болай: ир-ат өйләнә — беренче, икенче, өченче яки дүртенче хатын булсын, мөһим түгел — аңа йорт сатып алу өчен процентсыз кредит бирәләр. Бер миллион дирһәм (якынча 300 мең доллар). Гадәттә, бу акча яңа хатын өчен аерым торак сатып алуга тотыла, чөнки анда яңа хатынны ата-аналар йортына, яки инде туганнар яши торган фатирга кертү кабул ителмәгән.

Беренче бала туа — кредитның яртысын гафу итәләр, икенче бала туса — калган суммадан тагын 50% юкка чыга. Өченче бала туганда дәүләт бурычны тулысынча гафу итә! Дәүләт мәҗбүри икенче, өченче, дүртенче хатын алырга кушмый, моның мөмкинлек икәнен күрсәтә.

Бездә гаилә таркалуга еш кына матди як сәбәпче була. Ә Әмирлекләрдә матди хәлне яхшырту өчен өйләнәләр. Әмма чынлыкта бу мөмкинлектән бик азлар гына файдалана — чөнки полигамия чынбарлыкта сүздәгегә караганда күпкә авыррак. Бу ир-атның “җитешсезлеге” күрсәткече түгел. Кемгәдер кирәк түгел, кемне дә барысы да канәгатьләндерә, кемгәдер бер хатын да җитә — һәм бу бернинди хурлык түгел. Иң мөһиме — кешеләрнең сайлау мөмкинлеге булуы.

Мәсәлән, Европада традицион булмаган ориентацияле кешеләр бар, аларга өйләнешү тыелмый. Дәүләт андыйларга рәсми рәвештә юл ача икән, нигә соң ир-атка да бер генә түгел, ә икенче, өченче, дүртенче хатын алырга да рөхсәт итмәскә? Әгәр дәүләт бер процентка якын кешеләрнең физиологиясен таный, ник ир-атларның табигый полигамиясен дә танымаска?

Сүз барлык кешене мәҗбүр итү турында түгел, ә бу чынлап та кирәк булганнарга комачауламау турында. Путин традицион булмаган ориентациялеләргә каршы түгел дип белдерде. Әгәр хәтта Россиядә дә бу тыелмый икән, ни өчен ир-атның табигый күпхатынлылыгын игътибарга алмый?

Әгәр ир-ат икенче, өченче, дүртенче хатын алырга уйлый икән — аңа моны гына рөхсәт итеп калмыйча, бәлки мотивация дә булдыру кирәк: гаилә ачлы-туклы яшәмәсен, балалар кыерсытылмасын, хатын-кызлар үзләрен якланган итеп сизсен.

“Күпхатынлылык булмаса, татар бетәр бит!”

70нче елларда Советлар Союзында якынча 250 миллион кеше яши иде. Беренче урында руслар, аннан соң украиннар, белоруслар, ә аннары татарлар, үзбәкләр, казахлар һәм башкалар. Татар, үзбәк, казахлар — һәрберсе 5 миллионлап булган, ягъни 50 ел элек без бер дәрәҗәдә идек. Ә хәзер?

Бүген үзбәкләр — 40 миллион, казахлар — 20 миллион, ә татарлар хәтта кимегән: якынча 4 миллион гына калган!
Шуңа күрә, мин Татарстанда күпхатынлылыкны рөхсәт итеп кенә калмас идем, ә бәлки махсус мотивация дә булдырыр идем.

— Сезнеңчә, Татарстанда күпхатынлылык рөхсәт ителергә мөмкинме?

— Минемчә, кайчан да булса барыбер рөхсәт итәрләр. Моның үз логикасы бар, бу — гаделлек, һәм проблемадан чыгу юлы.

Мәсәлән, 30 ел элек Британиядә мөселманнар 1% кына булган, хәзер кайбер шәһәрләрдә мөселманнар саны җирле халыкны узып киткән. Мин Стокгольмда яшим — шәһәр үзәгенә кемнедер күзен бәйләп алып килеп, аннары ачсаң, кеше үзен мөселман илендә дип уйлар иде: һәркайда хиҗаб, никаб кигән хатын-кызлар, чалма, түбәтәй кигән сакаллы ирләр. Казанда да хәзер күп хатын-кызлар яулык бәйли башлады, совет чорында алай түгел иде, хәзер бар. Татарстанда андыйлар әзрәк, ә Парижда, Берлинда — күп. Швециянең Мальмё шәһәрен инде бөтенләй мөселман шәһәре дияргә була — атлаган саен мәчетләр, җирле халык юк диярлек. Стокгольмның кайбер районнарында шведлар юк дәрәҗәсендә: берәр урыс килеп дуңгыз ите сатып алырга теләсә, таба да алмый, кибетләр хәләл.

Европада да моны аңларлар: мөселман гаиләсендә өч бала — минимум, югары чик юк. Кайбер гаиләләрдә 20-30 бала да бар. Дәүләт аларга ярдәм итә, пособиеләр, бушлай белем бирә. Әйтүемчә, минем дә 12 балам бар, бәлки тагын да булыр. Минем танышым Рөстәм — миннән яшьрәк, ике гаиләсе, һәркайсында җиде бала. Әле тагын булыр ди. Монда көндәшлек зур роль уйный: берәр хатыны авырга узса, икенчесе дә шундук бала табарга тели, чөнки көнләшә, ире күбрәк вакытын нарасыена бирер дип уйлый. Бу — көндәшлек, конкуренция, һәм бу демографияне яхшырта, ир-атка ихтирам арта. Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.в.) беренче хатыны авырга узмый. Икенче хатыны узгач, беренчесе дә уза.

Күпхатынлылык өчен сәбәпләр төрле — бары тик полигамия генә түгел.

Хәлең авыр булса – икенче, өченче, дүртенче хатын ал!

Мәсәлән, пәйгамбәр (с.г.в.) тормышыннан бер вакыйга: бер ир-ат килеп, авыр матди хәлдә булуын әйтә. Пәйгамбәр аңа: “Өйлән!” — ди.
— Ничек өйләнергә, үземне дә көчкә тәэмин итәм, — ди ир-ат.
Пәйгамбәр тагын: “Өйлән!” — ди.
Ул өйләнә, ярты елдан яңадан килә:
— Мин өйләндем, икебезне дә тәэмин итәргә авыр. Нишләргә?
Пәйгамбәр янә: “Өйлән!”
— Мин бер хатынны да көчкә карыйм бит!
— Шулай да өйлән!
Ир-ат өченче хатын ала, хәл тагын да авырая, инде чарасызлыктан тагы килә, пәйгамбәр: “Өйлән!” — ди. Ул дүртенче хатын ала. Ярты елдан ул шат, бай, матур киемдә килеп чыга. Пәйгамбәр сорый:
— Хәлләр ничек?
— Дүртенче хатыным келәм туку остасы булып чыкты, без барыбыз бергә эш башлап баедык, — ди ир-ат.

Шуңа күрә күпхатынлылык турында “коллык” дип әйтү дөрес түгел. Бу күбрәк кооператив кебек. Хатын-кыз көнләшүне җиңә алса, хәтта күбрәккә дә ирешеп була: башта авыр, аннары ияләшәләр, хәтта бер коллектив кебек яши башлыйлар, менә шундый колхозга әйләнә, ир-ат — “колхоз рәисе” кебек. Бер хатын китсә, бөтен система җимерелә, шуңа күрә барысы да бер-берсенә ябышып ята башлый.

Күпхатынлылык Европада да рөхсәт ителер, чөнки алар хәзер көнчыгыш хатын-кызларына пособие бирә. Җирле халыкта гадәттә бер хатын, бер бала. Европада күпхатынлылыкны рөхсәт итәргә генә түгел, кешеләр моңа кызыксынсын өчен чаралар күрергә туры киләчәк, чөнки башкача демография проблемасы хәл ителмәячәк.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле