Пляжга яшен суккан, һәлак булучылар санын ачыклыйлар

Тула өлкәсенең Алексенский районында пляжга яшен суккан, кешеләр һәлак булган. 

Россия Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Һәлак булучыларның төгәл саны ачыклана, диелә хәбәрдә.

«SHOT» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига «Шахтер» отель-паркы пляжында булган. Һәлак булучыларның берничәсе суда, 1 хатын-кыз ярда торган, тагын 6 кеше зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак якынча белешмә буенча, пляжга яшен сукканнан соң, 3 кеше һәлак булган.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250714/molniya-2029020040.html?in=l

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле