1 кеше үлә, 5 кеше имгәнә, 8 яшьлек баланың гомере өчен табиблар көрәшә

12 июльгә каршы төндә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә авариядә 5 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган. Республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, Нефтекама – Яңавыл трассасында «ВАЗ-2115» машинасы рулендәге 48 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм «Лада Приора» машинасына бәрелгән.

«ВАЗ-2115» йөртүчесе, табиблар килгәнче, урында үлә. Башка зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин сүзләренчә, аларның берсе бик авыр хәлдә, өчесе уртача авыр хәлдә.

Машиналарның берсендә 8 яшьлек бала да булган. Хәзер табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Аны алга таба дәвалау өчен, Нефтекама хастаханәсенә Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре килгән, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://www.bashinform.ru/news/law/2025-07-14/v-bashkirii-spasayut-8-letnego-rebenka-postradavshego-v-smertelnoy-avarii-4313197

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле