“Миңа 35 яшь, ә мин әни белән яшим”.
Миңа 35 яшь, ә мин әни белән яшим. Миңа бик оят. Мин беркайчан да өйләнмәдем, торак арендалап яшәмәдем, чит илгә чыкмадым, чөнки әни җибәрмәде. Физик яктан түгел, ә психологик яктан. Мин эштә тоткарланганда да, ул үпкәли һәм тәүлек буе ашамый. “Әгәр син мине ташлап китәсең икән, нигә миңа яшәргә?” – ди. Минем тормыш тормыш түгел, ә сериал: ничек итеп әнине ачуландырмаска һәм яхшы ул булып калырга.
28 яшемдә әнидән күчәргә теләгән идем. Хәтта бүлмә дә таптым, ләкин күченгән көнне ул бер җөмлә әйтте һәм шул рәвешле мине сындырды. “Бар, ычкын! Мин монда бер үзем үлеп ятармын!”. Һәм мин калдым. Шуннан бирле бүтән бу адымга бармадым.
Бер вакыт гашыйк булуымны әнигә әйткәч, ул һуштан язды. Чын, ашыгыч ярдәм чакырттым хәтта. Белмим, ул кылангандырмы, әллә чынлап булдымы. Бу куркыныч хәл. Әгәр чынлап та минем бу хәбәрне шулай кабул итә икән – мин тәмугта. Әгәр кыланды икән – хәлем тагын да начаррак. Мин чит сценарий буенча яшәгән сыман. Анда мәхәббәт – ул контроль, ә кайгырту – ул читлек. Мин хәтта ялгыз ничек яшәп булуын аңламыйм. Мин һәрвакыт уңайлы булырга тиеш. Мин ялгышып: “Менә күрдеңме, миннән башка син беркем дә түгел”, – дигән сүзләрне ишетергә куркам.
Ләкин кичә мин икенче фатирга күчтем. Әни төнлә йоклаганда чыгып киттем. Миңа куркыныч, ләкин мин булдырырмын дип өметләнәм.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-17/ni-mine-ze-n-n-ib-r-4316636 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

