Дуслары Резеда Шәрәфиева турында: «Көрәштең, пиар ясамыйча гына көрәштең…»

Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваның вакытсыз гүр иясе булуы турындагы авыр хәбәр тетрәндерде. Җырчы соңгы вакытта каты авырган. Социаль челтәрләрдә сәхнәдәш дуслары Резеда Шәрәфиева турында истәлекләре белән уртаклашалар, әлеге кайгылы хәбәргә ышанырга теләмәүләре хакында язалар.

Казан филармониясе солисты, җырчы Гөлназ Гафурова Резеда Шәрәфиева белән әле шушы көннәрдә генә язышкан булган.

«Әле чәршәмбе генә аралашкан идек… Пәнҗешәмбе инде җавап кайтармады… Я, Аллам. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева телеграм-каналына Резеда Шәрәфиева белән төшкән соңгы фотосын урнаштырган.

«Бу – безнең Резидә белән бергә төшкән соңгы фотобыз. 6 декабрь, 2024 ел. Җюрида бергә эшләдек, әй, сөйләшеп туя алмадык… Һаман да күңел ышанмый. Оҗмахларда күрешергә насыйп булсын», – ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә Резеда Шәрәфиева белән шушы көннәрдә генә элемтәгә кергән булган.

«Коточкыч хәбәр… Резидәбез китеп барды арабыздан. Әле 2 атна элек кенә язышып алган идек. «Алга таба инде, Аллаһка шөкер», – дигән идең бит… Шундый авыр хәбәр. Ышанып та булмый, ышанасы да килми. Урының оҗмах түрләрендә булсын инде. Синең кебек яхшы, итәгатьле, зәвыклы, акыллы, тәртипле, кешелекле кеше бу дөньяда болай да сирәк иде бит инде. Әле күпме планнар бар иде, яшисе дә яшисе иде. Тыныч йокла, бәхил бул, дустыбыз», – дип яза Нурзадә үзенең сәхифәсендә.

Җырчы Ләйсән Гыймаева Резеда Шәрәфиева Казанга килгәч төшерелгән видео белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, Резеда Шәрәфиеваның авырганын беркем белмәгән.

«Юк, ул түгелдер. Дөрес хәбәр түгелдер… Май кояшы кебек балкып торган Резеда апа бит ул…

Нәкъ 1 ел элек Казанга килгәч төшерелгән видео. Авырганын беркемгә әйтмәде.

Кайтып барам, ватсапка төрле төркемнәрдән хәбәр килә. Дөрес түгелдер, дим. «Болгар» радиосын куштым. Соңгы җыры дип, шушы җырын куйдылар. Сагынырбыз, онытмабыз. Резеда апау. Бергәләп дога кылыйк, урыны оҗмах түрләрендә булсын», – ди Ләйсән.

Популяр алып баручы Әлфия Хәбибуллина үзенең аккаунтына:

«Ник Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрне шулай иртә ала икән? Эх, Резидә, тагы бергәләп гастрольләргә чыгарга иде дә бит, юк… Инде мәңге юк… Көрәштең, пиар ясамыйча гына көрәштең. Язмыштан узмыш юк шул. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип пост куйды.

Лилия Муллагалиева да үзәккә үтәрлек сүзләр яза, Резеда Шәрәфиеваның әнисенә һәм якыннарына сабырлык тели.

«Йөрәк әрни, күңел елый. Резидәкәй, нишләп шулай соң, ә? Ышанасы килми синең юклыкка… Син һәрвакыт янәшәдә булырсың, синең үзеңә генә хас тавышың мәңге колакта яңгырар. Хуш, дускай… Соңгы сулышыңа кадәр яшәячәгеңә ышанып килдең, бирешмәдең. Тыныч кына киттең дә бардың. Әниеңә Аллаһ сабырлык бирсен! Тыныч йокла, дускаем, син безнең күңелдә, йөрәктә. Мәңгелеккә», – дип яза ул.

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи сәхифәсенә Резеда Шәрәфиева соравы буенча махсус язылып, соңгы тапкыр аның тарафыннан үзенең концертында яңгыраган шигырьне куйды. «Ник шултиклем үзең хакында яздым соң мин аны…» – ди Гөлинә.

«Әле 1 атна элек кенә: «Гөлинә, дуслар турында җыр яз әле. Тереләм дә үзем җырлыйм мин аны. Чын дуслар турында булсын ул», – дигән иде», – дип тә яза шагыйрә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-gafurova-rezeda-sarafieva-turynda-ale-carsambe-gena-aralaskan-idek-5874284

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле