Равил Галиев һәм Резида Шәрәфиева дуэты күңелләрдә озак сакланыр. Равил иҗатташ дусты белән ничек хушлашкан?
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны тугын ягы – Татарстанның Минзәлә районының Нарат Кичү авылында җирләгәннәр. Авыл зираты янында Равил Галиев аның хакта күз яшьләре аша сөйләгәнен Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева видеога төшергән.
«Баштагы елларны Резидәнең тавышын әкренләп кенә кабул итте тамашачы, – ди Равил. – «Мондый тавыш буламы?» – дигән кешеләр дә булды вакытында. Әмма дә ләкин ул шундый тавыш иде – ул бердәнбер иде. Резидә кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алды.
Алга таба безнең планнар да бар иде. Резидә белән соңгы күрешкәндә: «Равил, 60 яшькә сценарий яздым инде. Бөтенесе барлык нечкәлекләре белән күз алдында тора. 59 яшьне билгеләп үтә алмадым. 60 яшьне матурлап уздырып җибәрербез, Аллаһы теләсә», – диде. Бик шатланышып, елмаешып аерылыштык.
Резидә елмаеп, тормышны яратып арабыздан китеп барды. Матур итеп… Ул сыкрамады, ул еламады, ул чагыштырып әйтергә була, ирләрчә, чын ирләрчә көчле булып китте. Урыны оҗмахта булсын. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә оҗмах түрләрендә очрашырга».
Һәрвакыт елмаеп торган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, тормышны сөйгән Резидабызның болай иртә китүе аяныч. Калганнарга сабырлык бирсен Аллаһ.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-07-21/altmysh-yashen-stsenariy-yazgan-4319677 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

