Резеда Шәрәфиеваның чыгып өлгермәгән җырлары халыкка җиткереләчәкме?
Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсен алга таба да алып барачаклар. Бу хакта җырчының сторисларында яздылар.
«Киттең… Ләкин синең җырларың, синең исемең мәңге яшәр… Әле өр-яңа, чыкмаган җырларың тамашачыларга барып җитәр. Сүз бирәм.
Хөрмәтле Резеда Шәрәфиеваның иҗатын яратучы дуслар! Бик күп сораулар һәм үтенечләр килә. Шуңа җавап бирергә булдым. Резеда апаның аккаунтын эшләүдән туктатмыйм. Әле аның чыкмаган җырлары, клиплары калды. Монда куячакмын. Рәхмәт сезгә», – дип яза җырчының администраторы.
Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева 19 июль көнне каты авырудан вафат булды.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-07-22/iseme-m-ge-yash-r-4321199 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

