“16 яшьтә әни булдым”

“Мине әле дә җәмгыять кабул итми.”

Мин 16 яшьтә әни булдым. Һәм бер тапкыр да моның ниндидер яхшы нәрсә икәнен тоймадым. Котлаулар да, кочаклаулар да, ярдәм дә юк. Әни оятыннан елады да елады. Баланың әтисе юкка чыкты, ә бала тудыру йортындагы акушерканың беренче җөмләсе: «Менә тагын берсе хур булды”.

Мәктәптә мине күрмәмешкә салыштылар, капкабызга пычрак сүзләр яздылар. Хәтта поликлиникада да педиатр айга бер тапкыр бала белән түгел, ә «әтисе кайда һәм мин моны ни өчен эшләдем» дип кызыксынды. Мин шуңа күнектем, һәр көн минем дә яшәргә хокукым барлыгын исбатлау беән уза. Уку, эш, акча эшләү, йокысыз төннәр. Иптәш кызларым югалды. Әни белән сөйләшер сүзебез юк. Теләсә нинди сөйләшү шелтәгә әйләнә иде. Ә бервакыт мин баланы яткырмыйча йоклап киткәч, әни миңа чынаяк ыргытты һәм: «Әни шул буламы?» – диде.

Хәзер миңа – 24, ә улыма 8 яшь. Ул велопидта йөртергә өйрәтүемне сорый, ә мин аның белән урамга чыгарга да куркам. Урамда каршыбызга кеше очраса, нәрсәдер әйтер дип куркам. Улым кайчан да булса ни өчен шулай булуын сорар дип куркам. Минем өчен әни булу гаеп эш кебек. Баламны яратырга өйрәнәсем килә. Минем дә аның белән горурланасым, башкалар кебек әни булудан шатлык табарга өйрәнәсем килә.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-19/16-yasht-ni-buldym-4319240

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле