Оренбург өлкәсендә Песчаное авылында терлекчелек фермасында чыккан янгында 5 кеше һәлак булган.
Янгын 120 квадрат метр мәйданлы корылманы юкка чыгарган.
«Янгынны сүндергәндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 5 кеше мәете тапты, аларның шәхесләре ачыклана», – диелә төбәк министрлыгы хәбәрендә.
Янгынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 белгече һәм 6 техникасы сүндергән. Якынча мәгълүматлар буенча, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.
ЧЫГАНАК: https://www.vesti.ru/article/4605147 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

