Төркиядә Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Анталья аэропортыннан Сиде шәһәренә баручы Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Салонда 33 Россия туристы булган. Бәхеткә, берәү дә каты имгәнмәгән. Бер пассажирга гына медицина ярдәме кирәк булган, аны хастаханәгә илткәннәр. Калган туристларны кунакханәләргә таратып куйганнар.

Россиялеләр барысы да иминиятләштерелгән булган, туроператор вәкилләре алар белән даими элемтәдә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/176493/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле