– Мин – икенче группа инвалиды. Шуңа ярашлы пенсия алам. Пенсия түләү туктатылырга да мөмкин, дип ишеткән идем. Бу нинди очракларда була ала?
– Әгәр граждан вакытында медицина тикшерүе узмаса, яки югары уку йортында белем алуы турында белешмә бирмәсә, пенсия түләү туктатылып торырга мөмкин.
Пенсия түләү туктатылырга мөмкин булган хәл турында мәгълүмат “Страховка пенсияләре турында”гы законда теркәлгән. Инвалид билгеләнгән вакытта Федераль медицина-социаль экспертиза учреждениесенә яңадан тикшерү өчен килмәгән булса, түләү туктатылырга мөмкин.
Әгәр граждан 18 яшькә җиткән, мәктәпне тәмамлаган һәм Русиянең Социаль фондына “ВУЗ”да яки “ССУЗ”да көндезге белем алуы турында белешмә китермәгән булса, туендыручысын югалту буенча түләүне туктатып тора алалар.
Түләү туктатылган сәбәпләр бетерелсә, пенсия яңадан бирелә башлый.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-07-20/nindi-ochrakta-pensiya-t-l-tuktatyla-4319316 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

