Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләре һәм кәләшенә таләпләре турында ниләр әйтте?

19 июльдә Балтачта танылган рэпер Альберт Нурминский уздырган «Урман Балтач» фестиваленең сәхнә артында  җырчы Марат Яруллин белән сөйләшеп алдык.

-Әле күптән түгел генә «Җәйге альбом»ыгыз чыкты, тыңлаучылар аны ничек кабул итте?

Тыңлаучылардан яхшы кайтавазлар килә. Яңа җырларымны төрле-төрле машиналарда тыңлауларын ишеттем. Әле альбомым чыкканга бик күп вакыт үтмәде бит. Бу сорауга төгәл җавапны ярты айдан биреп булыр, дип уйлыйм.

Бу альбомдагы 9 җырның кайсысын тыңлаучылар җылырак кабул итте?

-Иң күбе «Үтә китә язлар», «Шомырт, сирень, алмагач…» һәм «Авылга» җырларын тыңлыйлар.

-Сез хәзер дә яңа җырлар иҗат итәсезме?

-Әйе, туктап торган да юк.

-Рус телендә дә җырлар чыгарырга исәбегез юкмы?

-Тыңлаучыларым арасында рус милләтеннән булган кешеләр дә бар. Яныма килеп: «Иҗатыгызны, җырларыгызны яратам, тыңлыйм, әмма берни аңламыйм», – диючеләр булгалый. Әлегә «рус телендә җырлар чыгарырга» дигән максатым юк, белеп булмый, бәлки, киләчәктә моңа да вакыт җитәр.

-Репертуарыгызда кайсы темага кагылышлы җырларны күбрәк тыңлыйлар?

-Әлбәттә, мәхәббәт темасына кагылышлы җырларны. Мәхәббәт темасы бит ул – мәңгелек, чөнки ул – безнең тормышыбыздагы иң зур хис. Якын кешеңә, гаиләңә, эшеңә карата мәхәббәт…

-Сезнең мәхәббәт белән ничек соң? Яраткан кешегез бармы?

-Мәхәббәт белән барысы да әйбәт минем. Йөргән кызым бар иде, хәзер юк, аерылыштык.

-Йөргән кызыгыз Ильмира Нәгыймова идеме?

-Әйе инде, тагын кем булсын.

-Булачак тормыш иптәшегез нинди булырга тиеш?

-Миңа матур, акыллы, мине, һөнәремне аңлый белә торган кеше кирәк. Миңа хәзер 20 яшь түгел, миңа 32. Минем иҗатым, гастрольләрем бар. Беренчедән, хатын-кыз шундый әйберләрне аңлый белергә тиеш.

-Җырчы хатын-кызга өйләнер идегезме?

-Өйләнергә була, аның бит ахыры нәрсә белән беткәнен белеп булмый. Бер гаиләдә ике иҗат кешесе була ала, әлбәттә, тик, миңа калса, аларга җиңел булмаячак. Бер яктан, бер-береңне аңлау да бар инде. Тик мин үзем гастрольләрдән кайтканда, мине өемдә хатыным һәм балаларым көтүен теләр идем. Кайнар аш ашап, балаларны карап, өйдәге җылыны тоеп яшисе килә.

-Ә сез көнче кешеме?

-Адекват көнләшүем бар. Яраткач, көнләшмичә дә булмый. Тик мин сәбәпсез көнләшә торган кеше түгел.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/marat-yarullin-ilmira-nagyimova-belan-aeryluy-bulacak-xatynyna-talaplare-turynda-aitte-5874318

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле