Пилотсыз очкыч кыйпылчыклары кешеләр өстенә төшкән: бер хатын-кыз үлгән, икенчесе…

Сочиның Адлер районында бер хатын-кыз пилотсыз очкыч кыйпылчыклары астында калып һәлак булган, икенчесе каты яраланган.

Бу хакта Краснодар краеның оператив штабы телеграм-каналында хәбәр ителгән. Фаҗига Авиационная урамында килеп чыккан. Дрон кыйпылчыклары килеп төшкәндә, әлеге хатын-кызлар урамда булган. Берсе шундук җан тәслим кылган, икенчесен каты яраланган хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Биредә ашыгыч һәм махсус хезмәтләр эшли.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/176649/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле