Төркиядә яшәүче Фәрит Гәрәев: «Янгын милләтеңне, динеңне сорап тормый…»

Төркиядәге милләттәшләрнең хәлен белергә дип, Истанбулда яшәүче эшмәкәр Фәрит абый Гәрәев белән элемтәгә кердек.

«Янгыннар бигрәк тә Бурсада көчле. Кичә төнлә башлады, дияргә була, һаман көрәшәләр. Берничә авылны бушатып, 2 меңләп кешене вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырдылар. Алай татарлардан да, танышлардан да начар хәбәрләр юк. Аллаһ сакласын! Янгын милләтеңне, динеңне сорап тормый. Тик бар да ярдәм итәргә тырыша, кешеләр гаять ярдәмчел. Янгын чыккан җирлекләрдәге мохтаҗларга ярдәм туплана», – дип хәбәр итте ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/torkiyada-yasauce-farit-garaev-yangyn-millatenne-dinenne-sorap-tormyi-bar-da-yardam-ita-5874421

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле