Җырчы Ислам Кәлимуллинның шатлыклы яңалык бар

Җырчы Ислам Кәлимуллин сөйгәне Лилия белән никах укыткан. Яшьләр сөенечле хәбәрне социаль челтәрләрдә җиткерде. «Бу көнгә дә килеп җиттек», – ди алар.

«Интертат» Исламның Лилиягә бик романтик рәвештә тәкъдим ясавы хакында да язган иде.

Ислам Кәлимуллин Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли. «Бул янымда», «Матурым», «Сөйгәнемә» җырлары аша яшьләргә яхшы таныш. Алия Төхвәтуллина-Карачурина белән яздырган «Тартыла» дуэты да соңгы вакытта бик популярлашып китте.

Лилия – Данир Сабиров төркемендә биюче. Башка артистлар белән дә хезмәттәшлек итә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-islam-kalimullin-oilangan-5874442

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле