Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
– Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен – 4 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый, һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде: ястү намазы – кояш баеп, сәгать ярым узганнан соң, ә «сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга 2 сәгать кала исәпләнә.
Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 7 августка туры килә: бу көнне ястү 22:08 сәгатьтә укыла. 8 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:03 сәгатьтә керә.
Игътибарлы булыгыз! – диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/igtibarly-bulygyz-namaz-vakytlary-uzgara-5874447 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

