Электр линиясендә эленеп торган чыбыкка кагылган бала үлгән

Якутскида 8 яшьлек бала чыбыкка кулы белән кагылганнан соң һәлак булган. Бу хакта 28 июльдә Россия Тикшерү комитетының Саха Республикасы (Якутия) буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

«РФ Җинаять кодексы 109 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре нигезендә җинаять эше кузгатылды («Һөнәри бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәмәү һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү»)», – диелгән хәбәрдә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига Широких-Полянский урамындагы 3 нче йорт янында булган. Малай электр линиясендә эленеп торган алюминий чыбыкка кагылган.

Бала урында һәлак булган, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/elektr-liniyasenda-elenep-torgan-cybykka-kagylgan-bala-ulgan-5874435

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле