Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловлар гаиләсендә сөенечле яңалык бар. Аларның уллары Акбулат өйләнгән. Туйны бик матур итеп Мальдив утрауларында уздырганнар.
Киленнең исеме – Әдилә. Тантаналы мизгелләрдә яшьләрнең ике яктан да әти-әниләре катнашкан. Бәйрәм бик бик матур, романтик рухта үткән.
«Безнең бирегә килүебезнең төп сәбәбе – туебыз. Мин хәзер Әдиләне беренче тапкыр туй күлмәгеннән күрәчәкмен», – дип хисләнеп сөйли Акбулат социаль челтәрдә. Кәләшен күргәннән соң аның хәтта күзләре яшьләнгән.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/08/177341/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

