“Мине Вилдан аякка бастырды”

Гөлназ Асаева бик авыр вакытлары турында искә алган.

“Вконтакте”да “30-40-50” шоу барышында булган бу хәл.

— Балаларга һәрвакыт битараф идем. Аларны бик яратучы хатын-кызлар бар, ә мин башкачарак булдым. Үз балам тугач, 180 градуска үзгәрермен дип уйладым. Бәби тапкач, баланы китерделәр. “Нәрсә соң бу? Ни өчен миңа якын түгел ул? – дип яза “KazanFirst”.

“Балага карыйм. Яңа туган бала бигүк матур да булмый бит әле. “Үзем дә матур, Вилдан да. Нигә ул шундый?” – димен. Башыма нинди генә фикер килмәде…

Палатага күчерделәр. Ә анда безне ирем Вилдан көтә иде. Ул бик шат, баланы нишләтергә белми. Ә мин нарасыйны аңа бирдем дә, сузылып ятып, кулыма телефон алдым. Берни аңламыйм. Вилдан, елый бит, дип, сабыйны миңа бирә. Мин аңа: “Ә мин нәрсә эшләргә тиеш соң? Еласа, кара”, – дим. Нәкъ менә шулай булды.

Вилдан хәзер, ул чакларны искә төшереп: “Башыма килгән беренче уй: бу бала миңа гына калырмы икән ни, аны карамасмы икәнни, дигән уй булды”, – ди.

Шуңа күрә, бәби тапкач, баламны якын итү хисе уянмады, дип әйтә алам. Әйе, шулай да була икән. Мин үзем баланы азапланмыйча гына, бик тиз таптым. Хәзер исә кызымны үлеп яратам. Юкса, битараф ана булырмын, дип курыккан идем. Ә мин алай булырга теләмәдем. Динәгә бер яшь тулып килгәндә генә ярату хисе барлыкка килде”. – дип сөйләгән Гөлназ.

– Бәби тапканнан соң өйдә утырырга туры килде. Шунда үземне бу дөньяда кирәксез кеше кебек хис итә башладым. “Шушы бала аркасында эткә дә кирәкмимен хәзер”, – дип уйлаган чакларым да булды хәтта. Барысын да Вилданга сөйләп бирдем. Аңлаштык. Ул мине аякка бастырды, – дип искә алган җырчы ул чактагы тормышын.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-08-03/mine-vildan-ayakka-bastyrdy-4336478

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле