“Аның кебек кешеләр дә киткәч…”

Җырчы Алсу Әбелханова күптән түгел вафат булган җырчы Резидә Шәрәфиеваның туган ягына кайткан.

Минзәлә районының Наратлы-Кичү авылында ул җырчының әнисе белән очрашкан, каберенә барып башын игән.

Бу хакта артист үзенең социаль челтәрләрдә сөйләде.

“Җомга көнне Резидә Шәрәфиеваның туган авылына кайтырга булдым. Аллаһы Тәгалә зиратка кереп, каберен күрергә насыйп итте. Резидәне озата да алмаган идем, бик күп гастрольләрдә йөрергә туры килде. Бушаган көнне җыенып, кече улым белән барып килдек. Резидәнең әнисе дә өйдә иде, нигезенә дә кереп чыктык, сөйләштек, кылган догаларыбыз барып ирешсен.

Шундый Резидә кебек кешеләр дә киткәч, булган ниндидер өметләр дә өзелә кебек. Резидә кебек дөнья яратучан, якты, яшь, матур кешеләр киткәч. Шундый авыр – ашыгабыз, чабабыз, машина, фатир, алтын, акча, дибез. Резидә күпме ашыкты, күп җырлар яздырырга тырышты, гел каядыр омтылды, өй төзеде һәм ул өендә бер көн дә яши алмады, яшәп өлгерә алмады. Ничек тормышның ямен, тәмен белеп яшәргә? Күбрәк күрешергә, чакырган җиргә барырга, коллегаларың, дусларың белән очрашырга кирәк. Резидәнең урыны оҗмахта булсын”, – ди җырчы.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-08-04/any-kebek-keshel-r-d-kitk-ch-4336840

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле