Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсына, әбисенә һәм сеңлесенә пычак белән һөҗүм иткән.
Малай үлә, әбисе авыр хәлдә. Билгеләп үтелгәнчә, кыз телефонында уен уйнап утырган, абыйсы аңа кисәтү ясаган. Кисәткән өчен ул аңа пычак белән һөҗүм иткән.
«Үтерү» һәм «Ике кешене үтерергә маташу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Солтановка җинаять эшен тикшерүнең барышы турында доклад тәкъдим итәргә кушкан, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/v-menzelinske-vozbudili-ugolovnoe-delo-posle-togo-kak-skolnica-zarezala-svoego-brata-5993838 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

