ИлГәрәй хатыны белән биегәндә нәрсә турында сөйләшә?

Җырчы ИлГәрәй социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны Айгөл белән биегән видео куйган. 40 яшькә җиткәндә бергә биегәндә нәрсә турында сөйләшүләре турында да язган.

 Матурым, әйдә, биеп алабыз.

– Давай, телефон авыр, кая куярга?

 Мин үземнекен кесәгә салдым.

– О, минекен дә алып куй әле. Минем муеным оеды.

 Матурым, минем һаман да билем авырта.

– Кайткач май сөртербез, яме.

 Әйбәт булыр иде.

– Минем соңгы вакытта тезләрем авырта.

– Роза Булатовна язган барлык даруларны эчәрбез яме.

– Әйе инде, кайчан бетә инде бу җыр, утырасы килә. Миңа башыңны куйма, макияж бозыла.

 Әйдә үбешәбез, каты итеп.

– Кит, тиле, үбеп кенә кара мине кеше алдында. Оялам, дим бит.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilgarai-xatyny-belan-bieganda-kaican-beta-inde-bu-yr-utyrasy-kila-5874739

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле