Исмәгыйль Шәңгәрәев: «Татарда Ленар исеме бар икән – димәк…»

-- Р Л

Швециядә яшәүче җәмәгать эшлеклесе, мөселман, 12 бала әтисе, 16 онык бабасы Исмәгыйль Шәңгәрәев татарларның телләрен югалтуы белән борчылуын белдерә. 

«Ленар» дигән исемне ишетсәгез, сөенеп кул чабып куегыз. Бу гади генә исем түгел, ә татарның соңгы саклану кодларының берсе. Әйе, әти-әниләребез, никадәр басым булса да, совет чорында балаларына Василий яки Сергей дигән исемнәер кушмаган, Ленар яки Ренат дип булса да дәшкән. “Ленар” – «ЛЕнинская Народная АРмия» дигән сүзләрдән төзелгән исем, әмма без аны үзебезнеке иткәнбез! Урыста Ленар юк, ул бары тик татарда гына. Менә шундый “хитрый” без: хәтта совет лозунгыннан да милли код ясаганбыз. Ренаты да шулай, “РЕволюция + НАука + Труд”, дигән сүзләрдән.

Татар баласының татарча сөйләшмәгәнен күреп көенәсең дә, исеме Ленар икәнен белгәч, сөенеп куясың – юкка чыкмаган әле милләт!

Тукайны укый алмау — бу тарихны югалту

Менә монысы инде көлке түгел. Хәзерге буын өчен Габдулла абый — шигырьләр җыентыгындагы берничә юл гына. Ә бит чын Тукай — безнең үзебезнең Шекспир һәм Пушкин. Ә без аны оригиналда укый алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки 1917 елдан соң татарның үз графикасын тартып алдылар, башка графикага күчерделәр. Китаплар калды, әмма ачкычы юк.

Уйлап карагыз әле: инглиз Шекспирны, рус Пушкинын оригиналда укый ала, ә татар үзенең Тукаен — юк! Абсурд түгелмени бу? Бу – фаҗига.

Телсез татар була аламы?

Кемдер әйтә: «Мин татар, тик телне белмим». Ә син кем соң, дускай? Милләтең кем соң синең? Немецча гына сөйләшкән французны французга санамыйлар. Французча сөйләшкән инглизне инглиз димиләр. Ә татарча белмәгән татарны татар дип әйтеп буламы? Телсез татар ул татар түгел, күләгә. Телсез халык була алмый. Милләт булыр өчен беренче шарт – тел. Тел бетсә, милләт тә юк. Ә тел булса — хәтта Мәскәүдә дә, Стокгольмда да татар булып калырга була.

Йомшаклык – татарның иң авырткан ноктасы

Беләсезме, телебез ничек югала? Беренче чиратта татар үзе «ә, боларга уңайсыз булмасын, әйдә русча сөйләшик әле» ди башлый. Менә шул “башкаларга хөрмәт” телебезнең башына җитә. Кавказ халкында ике кеше сөйләшкәндә тел белмәгән өченчесе кушыла икән – барыбер үз теллләрендә сөйләшүен дәвам итә. Ә ике татар янына бер тел белмәгәне килсә, шунда ук урысчага күчәләр. Бу – безнең иң зур проблема.

Ислам һәм тел берсеннән берсе аерылмый!

Кайберәүләр әйтә: «Ислам булса, тел кирәкми». Чепуха! Татарда дин дә, белем дә, тәрбия дә – барысы да татар телендә барган. Совет чорында да динне татар теле саклап калган. Аллаһ сине татар итеп яраткан икән — димәк, ул сиңа бу аманәтне тапшырган. Телне югалту — аманәткә хыянәт.

Ленар бар икән – татар бар әле

Татар кими. Саннар куркыныч: элек татар казах һәм үзбәкләрдән күбрәк булган, хәзер казахлар 15 миллионга җитте, үзбәкләр 37 миллион, ә без әле дә шул 4–5 тирәсендә бөтереләбез. Аларыннан да тел китеп бара.

Әмма безнең кулда соңгы саклану коды бар – татар исемнәре. Ленар, Ренат – милләтнең соңгы «парольләре». Әгәр Ленар бар икән – татар бетмәгән әле. Без телсез, әмма барыбер үзен татар дип атаган халыкка әйләнеп барабыз шикелле.

16 онык һәм 12 бала

Мин, Исмәгыйль Шәңгәрәев — 12 бала, 16 онык әтисе. Һәм барыбыз да татарча сөйләшә. «Кыен, мөмкин түгел» дип зарланучыларга җавап – ул мин. Һәм минем кебек чит илләрдә дә яшәп, татар телен белгән татарлар. Чит илдә яшәгән татарлар да татар телен саклый ала икән, димәк, телебезне югалту сәбәбе – үзебездә теләк булмау гына.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле