Бүген, 18 августта, журналистлар Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда гадәти булмаган вакыйга шаһитлары булды. Телевидениедә озак еллар “Батырлар” тапшыруын алып барган журналист, көрәшче, “Манзара” спорт-музыка бәйгесен оештырган Айдар Шәймәрданов өр-яңа спорт төрен тәкъдим итте. “Табарли” дип аталган гаҗәеп бу спорт төре.
“Һәрберебез дә катнаша ала торган, барыбыз өчен дә мәшһүр берәр спорт төре булыр дип уйлыйм”, – ди Айдар.
Ул шундый чагыштыру китерде. “Без яраткан көрәшкә 12 яшьтән алалар. Ә 12 яшькә кадәр ул нәрсә белән шөгыльләнә? Футбол, карате белән. Без көрәшкә 12 яшькә җиткәнне көтеп утырабыз. Ата-ана башка спорт төренә акчасын сарыф итә дә, 12 тулгач килми. Без көрәшкә кеше килми дибез. Ә бу спорт төрендә 2 яшьтән дә катнашып була”, – дип сөйләде Айдар.
Айдар журналистларга спорт уенын ничек уйлап тапканын сөйләде. Ул инде озак еллар милли көрәшне популярлаштыру юлларын эзләү белән мәшгуль. Коронавирус вакытында ул авылда яшәгән. Әтисе Рәүфәт белән урманга барганнар, шунда урман кисүчеләрне күрәләр – тегеләр трослар белән бүрәнәләрне өстериләр икән. Туктале, нигә шушы ысулны кулланмаска, дигән әйбер башына суккан аның.
“Милли спортыбызның төшенкелектә булуы, Татарстан республикасын күрсәтерлек тә спорт төре булмавына борчыла идем. Татарча көрәшне күптән оныттык. Табарлины без Татарстаннан чыккан дип әйтә алачакбыз”, – диде ул.
Яңа спорт төрен Инсаф һәм Кирилл исемле егетләр журналистларга күрсәтте. “Табарли” өч өлештән тора икән. Берсе тартыш дип атала – анысында өч метрга өч метр квадрат сызалар да, шуның эченә кергән егетләр билбаулардан тартышып, бер-берсен шул зонадан өстерәп чыгарырга тырыша. “Этеш” дигәнендә – шул урыннан этеп чыгарасы. Аннары “Атыш” дигәне бар. Анысы көрәш кебегрәк – әмма кагыйдәләре күпкә гадирәк, очколар системасы түгел – кем тотып ата, шул җиңә.
Айдар көрәшкә караганда өстенлекләрен дә күрсәтте. Бу уен тиз бара, көрәштәге кебек көрәшчеләр бер-берсенә билләрен бирмичә интектерми, хөкемдарга җиңүчене билгеләү җиңел, тиз баргач, каравы да кызык, аннары имгәтмичә уйнарга да була, ди ул.
Матбугат конференциясе башланганчы ук “Табарли” дигән сүзнең каян килеп чыкканын фаразлашкан идек. “Табарли” дигән француз спортчысы хөрмәтенәме дигән идем, юк, Айдар Әгерҗе районының Тәберле авылыннан, русчасы “Табарле”, шуннан чыккандыр диделәр. Айдар бөтенләй башкача аңлатты – “Табар” дигәне фарсыча балта дигән сүз икән, “балта көче” кебегрәк мәгънәгә ия ди.
Айдар бу спорт төрен рәсми рәвештә теркәргә тели. Аның өчен 40 төбәктә бу спорт төренә бәйле ярышлар узарга тиеш дигән шарт бар икән. Айдар инде быел ук ноябрь аенда ярышларны башларга җыена. Әле тренерлар да әзерләмәкче.
Айдар үз вакытында “Манзара” спорт-музыка бәйгесен уздырып та шаккаттырган иде. Юктан бар булган бу бәйге хәзер көрәшчеләр тарафыннан югары бәяләнә, көрәшчеләр “Манзара”да алган билбау белән мактанырга ярата. Ул бу бәйгене дә ташларга җыенмый икән. Әмма анда инде “табарли” уены да уздырылачак. Айдарның планнары грандиоз – ул бу уеннарны сабан туйларында тулы көченә уздырмакчы.
- Айдарның планнарын хыялыйлык дип тә атап булыр иде, билгеле, әмма шуны истә тотыйк – хәзерге вакытта шактый популяр булган кайбер спорт төрләре аерым кешеләр тарафыннан уйлап табылган. Әйтик, Айдар үзе самбоны телгә алды – ул СССРда көрәш, дзюдо, джиу-джитсу нигезендә барлыкка килгән, “самозащита без оружия” дигән сүздән барлыкка килгән уен төре. Кем белә, бәлки берничә елдан барыбыз да табарли уйный башларбыз әле?
Автор: РӘМИС ЛАТЫЙПОВ

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

