Резидә Шәрәфиева турында: «Бер ай синсез…»

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның арабыздан киткәненә 1 ай. Аны социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннары искә ала. Артистның «Тәгәрәп лә китте йомгагым» җырын башкарган видеосын да урнаштырганнар.

«Тәгәрәп лә китте шул йомгагың… Бүген синең юклыгыңа 1 ай. 1 ай синсез… Би-ик сагынабыз сине. Резидә Дамир кызын догадан калдырмыйк», – дип язалар анда.

Тамашачылары һәм сәхифәсен карап баручылар да Резидә Шәрәфиеваны юксынулары турында язалар. «Амин, еламыйча тыңлап булмый… Сагынабыз»;

«Искиткеч. Зиннәтле дә, зәвыклы да Резидә»;

«И Аллам. Бу дөньяда кеше бар һәм юк. Кызганыч, бик яшь бит әле. Кызы да бик кызганыч. Әнисенә нинди хәсрәт, бер-бер артлы ике балаңны җирләп куй әле. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын»;

«Без әлеге талант алдында баш иябез. Күңелебез аны югалтудан өзгәләнеп елый. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, якыннарыгызга сабырлык һәм түземлек», – ди алар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rezida-sarafieva-turynda-ber-ai-sinsez-5874896

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле