Якутиядә печән чапкан вакытта 50 яшьлек ир-ат кулсыз калган. Табиблар аңа ашыгыч рәвештә операция ясаган.
Фаҗига печән чапканда була. Ир-атның кулына бәйләнгән бау, минутына 1000 әйләнеш ясый торган пресс-подборщикка эләгә һәм аның кулын да тартып ала.
Иргә 2 сәгать дәвамында операция ясаганнар, тик катлаулы ампутация, күп кан югалту, кан салу ихтыяҗы операцияне катлауландыра. Иргә 1 литрдан артык донор каны салырга туры килгән. Хәзер авыруның хәле тотрыклы, аны өенә чыгарырга әзерлиләр, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://ren.tv/news/proisshestviia/1359928-muzhchine-otorvalo-ruku-na-senokose-v-iakutii ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

